Саранск шәһәренең Рухи-мәдәни үзәгендә ифтар узды
3 апрельдә Саранск шәһәренең Рухи-мәдәни үзәгендә имамнар, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында чираттагы ифтар узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Ифтар алдыннан түгәрәк өстәл узды. Анда Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендәге фаҗигале вакыйгалар турында фикер алыштылар, гаепсез һәлак булганнар рухына багышлап һәм яраланучыларның, зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын теләп дога кылдылар. Чарада катнашучылар гасырлар буе төрле дин һәм милләт вәкилләре белән дус-тату яшәгән Россия халкының ихтыярын беркемдә какшата алмаячак, дип белдерде.
Бу көнне дин әһелләре Коръән сүрәләре укыды, Мордовия мәчетләрендә Ураза бәйрәме уздыру вакыты турында фикерләштеләр. Шулай ук Мордовия Республикасындагы төзәтү оешмаларында җәза срогы узучы мөселманнар арасында Коръән укучылар бәйгесе уздыру мәсьәләләре каралды. Әлеге бәйге 6 апрельдә уздырыла.