Путин Михаил Мишустинның Дәүләт Думасындагы исәп-хисап чыгышы лаеклы булды дип әйтте
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә Премьер-министр Михаил Мишустнның кичә Дәүләт Думасында ясаган уңышлы чыгышы белән котлады.
«<...> беренче чиратта сезнең барыгызны да һәм Хөкүмәт Рәисен Дәүләт Думасындагы исәп-хисап чыгышы белән котлыйм. Моның ничек булганын күрдем, лаеклы, югары дәрәҗәдә булды. Кичә кич Михаил Владимирович [Мишустин] белән бу хакта сөйләшеп, фикерләшеп алдык», – диде дәүләт башлыгы.
Россия парламентының түбән палатасында чыгыш ясаганда, Михаил Мишустин төрле өлкәләрдә эш йомгаклары турында сөйләде, Аерым алганда, Мишустин Россиягә тышкы басым даими үсеп торуга да карамастан, 2023 ел нәтиҗәләре буенча илнең эчке тулай продукты 3,6 процентка артуын әйтте. Шулай ук ул, 2023 елда Россиядә көтелгән гомер озынлыгы 73,5 елны тәшкил итте, диде.