Татарстанда өч ай эчендә табиблар аборт ясатырга җыенучыларның 60 процентын туктата алган
Казанда кризислы йөклелек буенча Республика үзәге эшләвен дәвам итә, анда аборт ясатырга теләгән хатын-кызларны бу гамәлдән туктаталар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Медицина университеты клиникасының баш табибы урынбасары Светлана Гобәйдуллина сөйләде.
Шулай ук бу үзәкнең бөтен Татарстан буенча сигез филиалы ачылды. Анда хатын-кызлар консультацияләреннән хатын-кызларны ышандыра алмаган очракта җибәрәләр.
«Соңгы өч айда районара һәм республика үзәкләре статистикасыннан күренгәнчә, табиблар кабул ителгән хатын–кызларның 60 процентын аборт ясатудан туктата алды», - дип сөйләде Гөбәйдуллина.
Чагыштыру өчен, узган ел хатын-кызлар консультацияләрендә һәм кризис йөклелек үзәге эшен башлаганда хатын-кызларның 42 процентын абортка барудан туктатырга мөмкин булган. Бу хәзергедән мең ярым абортка азрак булган.
Светлана Гобәйдуллина быел медицина күрсәтмәләре буенча йөклелекне өзүне тагын меңгә киметү планлаштырылуын әйтте.