Чирмешәндә өлкәннәр һәм инвалидлар интернатында үзешчән артистлар концерт куйды
Мәдәният тармагында эшләүче һәм элек хезмәт куйган бер төркем үзешчән артистлар Чирмешән районының өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләргә яз кәефе бүләк иттеләр. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Кадрия Гамирова яза.
Биредә тәрбияләнүчеләр үзешчән артистларның чыгышларын бик яратты, кушылып җырладылар, биеделәр, кунаклар әзерләгән уеннарда онытылып уйнадылар. Ә чара ахырында бергәләп «Туган тел» җырын башкардылар.