Татарстан синоптиклары иртәгә - майның беренче көнендә көчле җил булачагы турында кисәтә
Бүген кич һәм иртәгә Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Сишәмбе, 30 апрель кичендә, шулай ук чәршәмбе - 1 майда төнлә һәм көндез республиканың кайбер урыннарында көчле җил көтелә. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (Казанда 15-18 метрга) кадәр фаразлана.