Игорь Комаров Идел буе федераль округы халкын Җиңү көне белән котлады
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округ халкын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән котлады.
«Хөрмәтле Идел буе федераль округы халкы, сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм!
Бу безнең зур илдәге һәр гражданның йөрәгендә изге көн. Безгә тормыш бүләк иткән ата-бабаларыбызның батырлыгын хөрмәтлибез. Тыл хезмәтчәннәрен хәтерлибез, алар белән горурланабыз. Бу куркыныч сугыш кагылган һәркем алдында баш иябез.
Бүген безнең бурычыбыз – иң кыйммәтле нәрсәләрне – тынычлык, азатлык һәм бөек Россиянең киләчәген саклау һәм ныгыту! Махсус хәрби операция катнашучыларының һәрберсенә рәхмәт белдерәм. Алар хәзерге вакытта Ватаныбыз өчен батырларча көрәшә, тыныч гражданнарны һәм аларның имин һәм бәхетле тормышка хокукын яклый.
Бәйрәм белән, Җиңү көне белән! Тынычлык, игелек һәм иминлек телим!» – диелә котлауда.