Татар эстрадасы йолдызлары аллеясы ремонт эшләреннән соң Бауман урамына кире кайтачак
Татар эстрадасы йолдызлары аллеясы Казанның Бауман җәяүлеләр урамына июнь аенда, ремонт эшләре тәмамланганнан соң кайтарылачак. Бу хакта «Миллиард.Татар» яза.
«Аллея һичшиксез торгызылачак. Аны нигез һәм брусчатканы алыштыру эшләрен башкару өчен сүттеләр. Эшләр тәмамлангач, июнь аенда үз урыннарына кайтарылачак», - дип сөйләделәр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Хәния Фәрхи, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Мөнирә Булатова, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов кебек күренекле башкаручыларның исемнәре язылган алтын йолдызлар элеккеге Нәшрият йорты каршында урнашкан (хәзерге «Ногай» кунакханәсе) иде. Лос-Анжелестагы йолдызлар аллеясындагы кебек танылган җырчыларның исемнәрен мәңгеләштерү идеясе беренче тапкыр 2000 еллар башында яңгыраган иде – аны «Барс медиа» гамәлгә ашырды.