Миңнеханов Корбан бәйрәмендә тәртип һәм иминлекне тәэмин итәргә кушты
Корбан гаете бәйрәме вакытында корбан чалу йоласын оештыруга игътибар белән карарга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Муниципалитет башлыклары һәм республика мөселманнары Диния нәзарәтенә хокук саклау органнары белән берлектә бәйрәм гыйбадәте кылу урыннарында җәмәгать тәртибе һәм иминлекне тәэмин итәргә кирәк», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) республика буенча идарәсенә Корбан бәйрәме вакытында корбанлык хайваннарны сую өчен каралган мәйданчыкларда тиешле санитар нормаларының үтәлүен күзәтергә кушты.
Моңарчы «Татар-информ» Казан, Әлмәт һәм Чаллыда Корбан гаете бәйрәме көннәрендә корбан чалу өчен каралган урыннарны хәбәр иткән иде.