Миңнеханов һәм Махонин Татарстан белән Пермь крае хезмәттәшлеге чаралары турында килеште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин төбәкләр арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын имзалады. Документ 2024-2027 елларга исәпләнгән. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Имзалау тантанасы Миңнехановның Пермь краена эш сәфәре кысаларында узды.
Искәртик, бүген Миңнеханов Бөтенроссия авыл Сабантуенда катнашу өчен Пермь краена килде. ТР Рәисе Барда авылында Советлар Союзы Герое, шагыйрь Муса Җәлил бюстына чәчәкләр куйды, Сабантуй мәйданчыкларында булды һәм Татарстанның Кукмара районы мәйданчыгын карады.