Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

​​Мәскәүдә татар ифтары узды

Мәскәү татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте татар ифтарын оештырды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы хәбәр итте.

Мөхтәрият рәисе Фәрит Фарисов Рамазан ае мәҗлесенә милләт һәм дин эшлеклеләрен, хәрби каһарманнарны чакырган иде. Чара инде бер гасырдан артык вакыт дәвамында Мәскәүдәге татар мәдәнияте учагы булып торучы Шәмсетдин Асадуллаев йортында үтте. Ифтар мәҗлесе милли һәм дини җәмәгатьчелекнең бердәмлеген күрсәтте.

Шәрәфле кунак булган мөфти шәех Равил Гайнетдин мондый чаралар өммәтнең берләшүенә сәбәпче булуын билгеләп үтте.

«Ифтарлар, республика ифтарлары булсынмы, Рамазан чатырлары булсынмы яки бер гаилә эчендә авыз ачу булсынмы, гомумән, мондый чаралар өммәтнең берләшүенә, төрле хәйрия проектларының тормышка ашырылуына сәбәпче була», - дип ассызыклады.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та Рамазан аен милли һәм дини оешмаларның берләшүе өчен мөһим мөмкинлек дип билгеләде.

Ифтар мәҗлесенә милләтебезнең каһарман шагыйре Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым һәм аның ягыннан нәсел дәвамчылары чакырулы иде. Татьяна белән Елизавета Малышева-Җәлилләр сәхнәдән композитор Рөстәм Яхинның «Сүзсез җыр» әсәрен башкарды. Чулпан Җәлилова, бу йортка килгәч, әтиемнең рухын тойгандай булам, дип кичерешләре белән уртаклашты.

Мәгълүм булганча, Муса Җәлил үзе Асадуллаев йортында урнашкан татар газетасы редакциясендә эшләгән. Хәзер бу тарихи йортта Татар мәдәни үзәге урнашкан.

Чара барышында Мәскәүнең «Шүһәдә» (Мемориаль) мәчете имам-хатыйбы Әсгать Гыйматдиновка татар генералы «Мәхмүт Гәрәевнеңтууына 100 ел» дигән истәлекле медале тапшырылды. Аны бүләк иткән Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин сугышчыларыбызга рухи ярдәм күрсәтүләре өчен бар имамнарга да рәхмәт җиткерде.

Шушы ук кичтә Мәскәүнең Гражданлык төзелеше идарәсе директоры, Россиянең атказанган төзүчесе Дамир Газизов белән Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Эмиль Фәйзуллинга татар мәдәнияте үсешенә керткән өлешләре өчен Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең «Казанышлар өчен» медале бирелде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *