Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Су анасы» товар билгесен үзләштергән компаниянең гамәле гадел булмаган дип танылган

«Национальные игрушки» оешмасының «Су анасы», «Шүрәле» һәм «Камыр батыр» товар билгеләрен куллануы Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан гадел түгел дип табылган.

«УФАС компания товар билгеләрен кулланган өчен компенсация сорап файда күрү максаты белән эш иткән дип саный», дип хәбәр итә вакыйга урынында булган «Коммерсант» хәбәрчесе.

«Беренче этап үтелде, алга таба да барысы да яхшы булыр дип уйлыйбыз», диде «Әкият» курчак театры директоры Илфат Ганиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Монополиягә каршы федераль хезмәтнең «Национальные игрушки» оешмасына карата гадел карар кабул итүе безне сөендерә! Татар халык әкиятләрендәге образлар – буыннардан-буыннарга күчеп килгән уртак мирас, һәм аларны кемнеңдер шәхси милке итәргә тырышу – башка сыймаслык хәл. Милли мирас – сатылмый, милли мирас – халыкныкы!», дип яза Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

  • «Национальные игрушки» оешмасы «Әкият» курчак театрын «Су анасы» спектаклен күрсәткән өчен компенсация таләп итеп арбитраж судына биргән иде.
  • Иң элек әлеге оешма Зиннур Хөснияр инсценировкасы буенча Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган «Су анасы» спектаклен тамашачыларга күрсәткән өчен «Әкият» курчак театрыннан ярты миллион сум акча таләп иткән. Соңыннан дәгъва суммасы 1 сумга калды.
  • «Әкият» татар дәүләт курчак театрына судка кадәрге претензия килде. Әмма без аның буенча бернинди акча да түләргә җыенмыйбыз. Без үз мәнфәгатьләребезне судта яклаячакбыз. Судка без түгел, алар бирәләр, бирсәләр... Бу әдәби геройлар – безнең халык байлыгы», дип әлеге мәсьәләдә комментарий биргән иде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *