Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанлыларны талпаннар сезоны якынлашу турында кисәттеләр

Татарстанда талпан кадалуның беренче очраклары март азагында – апрель башында булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, республикада быел һава температурасы нормадан югары булу күзәтелә. Бу талпаннарның – талпан энцефалиты вирусын таратучыларның тереклек эшчәнлеге шартларына тәэсир итәргә мөмкин.

Талпаннар Цельсий буенча +10 градустан югары температурада активлаша башлый, шуңа күрә сезонга алдан ук әзерләнергә кирәк, дип билгеләп үтте санитария белгечләре.

«2024 елгы сезонда 13 меңгә якын талпан кадалу очрагы теркәлгән. Бүгенге көнгә булган мәгълүматларга караганда, республикада яшәүчеләр әлегә талпан кадалу сәбәпле медицина оешмаларына мөрәҗәгать итмәгән», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Санитария табиблары ял итү урыннарына һәм урман массивларына барганда тәнне саклый торган кием кияргә, талпаннарны куркыту өчен чаралар – репеллентлар кулланырга һәм һәр 2 сәгать саен үзеңне карап алырга киңәш итә. Эндемик территорияләргә барган очракта талпан энцефалитына каршы вакцинация ясатырга кирәк.

Вакцинация ике тапкыр ясала. Беренче һәм икенче прививка арасында минималь интервал – 1 ай. Вакцинациядән соң иммунитет формалашсын өчен кимендә ике атна вакыт таләп ителә, шуңа күрә прививка курсын (ике прививка) талпан кадалу куркынычы булган территориягә барыр алдыннан ике атнадан да соңга калмыйча тәмамларга кирәк.

Вакцинация медицина оешмаларында бушлай үткәрелә. 2025 елда талпан энцефалиты вирусына каршы иммунизациягә 15 меңнән артык кеше планлаштырылган, дип билгеләделәр Идарәдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *