Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шәйхразыев Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә узган ифтарда хезмәттәшлек итәргә чакырды

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм башкаланың Татар автономиясе ярдәме белән тантаналы ифтар узды. Чарада ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Премьер-министры урынбасары чыгышында җыелган кешеләрнең милләтара тынычлык һәм бердәмлекне ныгытуга керткән өлешен югары бәяләде, шулай ук киләчәктә хезмәттәшлек итәргә чакырды.

Мәскәү татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов сәламләү чыгышында бу очрашуның мөһимлегенә басым ясады. Ул күрсәткән ярдәме өчен меценат Рөстәм Мәһдиевка рәхмәт белдерде. Татар мәдәни үзәгенә нигез салынган көннән бирле биредә традицион кыйммәтләрне саклау юнәлешендә зур эш алып барыла, дип белдерде ул шулай ук.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Рамазан аеның әһәмиятенә игътибар итте. «Быел Мәскәүдә егерменче «Рамазан чатыры» ачылды. 2025 елда чатырны Президентыбыз Владимир Владимирович Путин игълан иткән Ватанны саклаучылар елы уңаеннан хәрби хезмәткәрләребезгә багышладык», – дип билгеләп үтте ул.

Диния нәзарәте җитәкчесе шулай ук идарә вәкилләре даими рәвештә махсус хәрби операция катнашучылары белән очрашып тора, аларга ярдәм күрсәтә, дип искәртте. Ул Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллинга һәм Мәскәү шәһәренең «Гражданнар төзелеше идарәсе» казна предприятиесе генераль директоры, Россиянең атказанган төзүчесе Дамир Газизовка «Казанышлары өчен» медальләрен тапшырды.

Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин хәрбиләргә карата теләктәшлек сүзләре белән чыгыш ясады. Ул Мәскәү мемориаль мәчете имамы Әсхәт Гыйматдиновка хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәткән ярдәме өчен «Мәхмүт Гәрәев тууга 100 ел» истәлекле медален тапшырды.

Мәҗлестә җыелганнарга Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровның сәламләү сүзләрен Чечня Республикасының РФ Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Бекхан Таймасханов җиткерде. Ул татар һәм чечен халыклары арасындагы күптәнге җылы туганлык мөнәсәбәтләренә игътибар итте.

РФ Президенты Эчке сәясәт идарәсенең Дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин конфессияара диалогның һәм бердәмлекнең мөһимлеген ассызыклады, әлеге процесста иҗтимагый оешмаларның ролен искәртте.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты. Шагыйрьнең оныгы һәм оныкчыгы – Татьяна һәм Елизавета Малышева-Җәлил Рөстәм Яхинның «Сүзсез җыр» әсәрен башкарды. Фәрит Фарисов исә, үз чиратында, Җәлиловлар гаиләсе турында фильм әзерләү турында хәбәр итте.

Кичәдә шулай ук Зур театр солисты, ТР атказанган артисты Марат Гали, ТР атказанган артисты Ильяс Халиков һәм Мәскәүнең «Барт» кавказ биюе ансамбле чыгышлары булды. Ифтар мәҗлесе Мәскәү тарихи мәчете имам-хатыйбы Рамил Садыйковның нәсыйхәтләре белән тәмамланды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *