Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда 14 мартта 30нчы хәйрия маршруты йөриячәк

14 март көнне, изге Рамазан аеның җомга көнендә, Казанда хәйрия маршруты йөриячәк. Беренче тапкыр ул рейска Рамазан ае хөрмәтенә Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды башлангычы белән 2023 елда юлга чыккан иде һәм аны казанлылар яратып кабул итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел да әлеге күркәм башлангыч дәвам итәчәк – «Рамазан – изге гамәлләр ае» марафоны кысаларында борт номеры 723 булган 30нчы автобуста йөрү бер көнгә бушлай булачак.

Рамазан уңаеннан хәйрия маршруты иртәнге сәгать алтыдан кичке сәгать алтыга кадәр йөриячәк.

30нчы маршрут юкка гына сайлап алынмаган: аның пассажирлары арасында даими рәвештә фондка килеп йөрүче һәм аннан ярдәм алучы күпләгән мохтаҗлар булуы белән үзенчәлекле. Казанның Совет, Идел буе, Вахитов, Киров районнарын тоташтырган әлеге автобус иң озын маршрутларның берсе булып санала һәм анда халык һәрвакыт күп була.

Бушлай автобусны тану бик җиңел булачак: аның алгы тәрәзәсендә «Благотворительный маршрут от БФ «Закят» дип язылачак, ә салоны шарлар белән бизәләчәк.

Шунысы игътибарга лаек: 30нчы номерлы автобуста барганда, пассажирлар ислам диненең асылы һәм Рамазан аеның изге төшенчәләре турында, бу мөбарәк айда саваплы гамәлләр башкаруның әһәмияте, шулай ук Татарстанда игълан ителгән хәйрия марафоны турында якыннан таныша алачак. Шулай итеп, Фонд белгечләре киң җәмәгатьчелектә татар-мөселман мәдәнияте кыйммәтләрен һәм төрле милләтләр арасында татулык һәм килешеп яшәү традицияләрен популярлаштырырга ниятли.

Бу көнне шулай ук QR-код ярдәмендә хәйрия ярдәмнәрен дә күчерергә мөмкин булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *