Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда «Үз телем» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

Татар телен өйрәнүгә һәм татар мәдәниятен үстерүгә багышланган «Үз телем» бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Казан шәһәре Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелүче әлеге бәйгедә Казанда яшәүче 14-35 яшьтәге яшьләр катнаша ала. Конкурсантлардан телне өйрәнүнең нәтиҗәле, стандарт булмаган, кызыклы, шул ук вакытта яшьләр өстенлек бирә алырлык проектлар көтеп калалар.

«Үз телем» бәйгесендә катнашу өчен 30 июньгә кадәр yztelem@gmail.com электрон адресына гариза (тулы исем, туган көн датасы, адрес, телефон номеры, уку яки эш урыны, проектның тасфирламасы, сметасы) юлларга кирәк. Килгән гаризалар арасыннан жюри әгъзалары финалистлар исемлеген төзи, һәм шуннан соң финалга чыгучылар проектларны тәкъдим итү этабына чакырылачак», - дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң яхшы идея авторларына проектларын тормышка ашыру өчен акчалата грантлар тапшырылачак. Бәйгенең гомуми приз фонды – ике миллион сум. Конкурсның тулы шартлары һәм нигезләмәсе белән төркемдә танышырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

  • «Үз телем» бәйгесе беренче тапкыр 2021 елда оештырыла. Шуннан соң 2023, 2024 елда да уңышлы гына дәвам итә. Узган елгы конкурста барлыгы алты проект авторы җиңү яулаган.
  • Алар арасында: Динара Фәйрушина (логопедик әсбаплар), Айдар Ниязов (Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестивале), Гөлнур Фәхруллина («Сәлам, микроб!» – балалар өчен микробиология турында татар телендә беренче фәнни-популяр китап), Алсу Мансурова («Кайнатма» милли креатив индустрия вәкилләре белән татар телендә атналык аудио- һәм видео-подкаст), Зөләйха Камалова («Барсиклар гаиләсе» комиксы), Булат Гатауллин («Шайтан һәм аның кызы» әкияте буенча спектакль).

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *