Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Иран халкына кайгы уртаклашуын белдерде

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Иран территориясенә АКШ һәм Израильнең ракета-бомба һөҗүмнәре нәтиҗәсендәге күпсанлы кеше корбаннары һәм җимерелүләр сәбәпле Ислам Республикасына кайгы уртаклашу сүзләрен юллады. Бүген парламентарийлар Иранның Казандагы Генераль консуллыгында булды һәм Кайгы уртаклашу китабында язу калдырды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов, республика парламенты депутатлары Камил Гыйльманов һәм Мәкъзүм Сәлахов һәм башка рәсми затлар имзалаган мөрәҗәгатьтә түбәндәгеләр әйтелә:

«Дәүләтләрнең суверенитетын, бәйсезлеген, территориаль бөтенлеген үзара хөрмәт итүнең универсаль принципларын кире кагучы агрессия актларын берничек тә аңлатып булмый. Россия Федерациясе каршылыкларны һәм бәхәсләрне диалог һәм консультацияләр ярдәмендә, халыкара хокук нигезендә, Берләшкән Милләтләр оешмасының устав принципларын хөрмәт итеп җайга салу яклы».

Татарстан парламентарийлары якыннарын югалткан һәркемгә чын күңелдән ярдәм сүзләре белдерде, шулай ук зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын теләде.

Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани Татарстан парламентына даими хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.

«Без Россия Федерациясенең һәм бөтен Россия халкының теләктәшлеген тоябыз. Республика җитәкчелегенә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан парламентына һәм республиканың күпмилләтле халкына кайгы уртаклашулары өчен зур рәхмәт», – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *