Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиялеләрнең 2026 елда салым ташламалары ярдәмендә 100 мең сум акча алу мөмкинлеге бар

2026 елда балалы гаиләләрнең еллык түләүләр ярдәмендә 80-100 мең сум күләмендә акча алу мөмкинлеге бар. Икътисад фәннәре кандидаты, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин «Газета.Ru» басмасына белдергәнчә, түләү физик затлар кеременә түләнгән салымның бер өлешен кире кайтарудан гыйбарәт булачак.

«Әлеге түләү исәбенә физик затлар кеременә түләнгән салымның бер өлеше кире кайтарыла. Еллык гаилә түләвенең мохтаҗ гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелүен бик яхшы әйбер дип саныйм: бу нәкъ менә җан башына уртача кереме җан башына бер ярым яшәү минимумы кадәр тәшкил иткән гаиләләргә ярдәм күрсәтү исәбенә тәэмин ителә. Түләү күләмен исәпләү төбәк үзенчәлеген исәпкә алуга нигезләнә: исәпләүләрне башкарганда балалы гаилә яшәгән төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы кулланыла. Еллык гаилә түләвен билгеләү һәм түләүне Россия Социаль фондының территориаль органы башкарачак», - дип искәртте Балынин.

Гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, яки Россия Социаль фонды бүлегенә яисә күп функцияле үзәккә шәхсән үзең килеп бирергә мөмкин. Икътисадчы сүзләренчә, күпчелек очракта документлар җыю кирәкми - мәгълүмат ведомствоара хезмәттәшлек каналлары аша тапшырылачак.

Түләү хокукын билгеләү өчен россиялеләргә моннан алдагы ел өчен җан башына уртача керемне исәпләргә кирәк. Моның өчен гаиләдәге барлык әгъзаларның гомуми кереме аларның санына бүленә. Әгәр дә нәтиҗә яшәү төбәгендәге җан башына бер ярым тапкыр күләмдәге яшәү минимумыннан артмаса, гаилә түләүгә дәгъва кыла алачак. Шулай ук гаиләнең балаларга бердәм пособие билгеләгәндәге кебек критерийлар буенча милек хәле дә исәпкә алына.

Түләү күләме чынлыкта 13 процентлы ставка буенча түләнгән физик затлар кеременә салым һәм 6 процентлы ставка буенча исәпләнгән салым арасындагы аерма буларак билгеләнәчәк. Шул рәвешле, гражданнарга салым салына торган керемнең 7процентка кадәрен кире кайтарачаклар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *