Казан күгендә түбәннән очучы Ту-214 самолетны видеога төшергәннәр
Бүген Казанда яшәүчеләр түбәннән очып узган самолетка игътибар иткән. Казан авиация заводында җитештерелә торган Ту-214 самолеты «Мин күкне сайлыйм!» фестивале алдыннан Казансу елгасы өстендә күнегүләр очышын башкара.
Шимбә, 2 августта, Казанда «Мин күкне сайлыйм» авиация бәйрәме узачак. «Казан» гаилә үзәге янында авиация техникасы белән танышырга мөмкин. Чара 15.00 сәгатьтә башланып, 19:00 сәгатьтә тәмамлана.