Казанда Урицкий паркында самокатчы 10 яшьлек малайны таптаткан
Бүген Казанда Урицкий паркында самокатта йөрүче 10 яшьлек малайны таптаткан. Ул гафу үтенеп, һәлакәт урыныннан киткән. Бала өенә кайткач, ата-анасы медикларны чакырткан.
«Татар-информ»га Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, малайны баш җәрәхәте белән Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.