Казанның Сахаров урамындагы юлда җир убылып төшкән - видео
Казанда Сахаров-Зәкиев урамнары киселешендә җир убылып төшкән. Троллейбус чокыр өстендә эленеп калган.
Хәрәкәт каршы як полоса буенча, һәр юнәлештә берәр полосалы итеп оештырылган. Хәзер Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре транспорт хәрәкәтен көйләү белән шөгыльләнә.