Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Новосибирск егете махсус хәрби операциягә китү өчен Питрәчтә контракт төзегән

Новосибирскидан Максим Маракин Питрәч районына махсус хәрби операциягә китү өчен контракт төзергә килгән. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

«Безнең нинди чорда яшәгәнебезне үзегез дә аңлыйсыздыр. Мин үз Ватанымны сакларга телим, өстәвенә армиянең абруе арта. Кораллы көчләрдә калырга һәм хәрби карьера төзергә планлаштырам», – дип аңлатты үз гамәлен Максим.

Аның Эчке эшләр министрлыгында эшләү тәҗрибәсе бар, анда ул өч ел ярым сак һәм конвой төркемендә полиция хезмәткәре булган, ә аннары бер елга якын тимер юл объектларында иминлек буенча инспектор булып эшләгән. Моннан тыш, егет Балкал аръягы краенда ашыгыч хезмәт үтә, анда ул идарә бригадасында өлкән радиотелеграфист була. Әлегә Максим махсус хәрби операция зонасында нинди вазифа биләячәген белми, ләкин алга ышаныч белән карый:

Якыннары аның китүе турындагы хәбәрне тыныч кабул иткән, ул инде үзе карар кабул итәр яшьтә һәм кирәк дип санаганча эшләргә хокуклы, ә ата-аналарның бурычы – үз баласына ярдәм итү, дип саный алар. Аның әтисе, элекке хәрби, улына үгет-нәсыйхәт биргән: сак булырга һәм теләсә нинди хәлдә дә тынычлык сакларга.

Новосибирск егете Питрәч хәрби комиссариатында эшне оештыруның да югары дәрәҗәдә булуын, түләүләрнең суммасы да зур булуын билгеләп үтте. Кураторлар документлар җыюдан алып медкомиссия узуга кадәр барлык этапларда да ярдәм итәләр. Хәзер Максимга медицина тикшерүе нәтиҗәләрен көтәсе калган, шуннан соң ул хезмәт урынына китәчәк. Ә әлегә аны Питрәчтә вакытлыча урнаштырып, туклану белән тәэмин иткәннәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *