Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Болгарда «Герой әтисе» күчмә фотокүргәзмә ачылды

Болгарда «Герой әтисе» күчмә фотокүргәзмә ачылды. Әлеге проект Ватанны саклаучылар елына багышланган. Күргәзмә күп буыннар өчен батырлык һәм намус үрнәгенә әверелгән махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләренә багышланган. Бу хакта «Яңа тормыш» сайтында хәбәр ителә.

Күргәзмә экспозициясенә Татарстанның төрле почмакларыннан 46 чын герой-ир-ат портреты куелган. Кулларында – улларының сурәтләре, хәрби бүләкләре, шәхси әйберләре. Болар барысы да – экспонатлар гына түгел, ә буыннарның өзелмәс элемтәсе символлары. Күргәзмә геройлары арасында безнең якташларыбыз – Батырлык ордены кавалеры Рәис Зинәтуллинның әтисе Раил Наил улы Зинәтуллин һәм Батырлык ордены кавалеры Әмир Зангировның әтисе Фәнис Фәрит улы Зангировның да сурәтләре бар.

Күргәзмәне ачуда Спас районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев катнашты.

«2022 елның 24 февралендә махсус хәрби операция башланды. Бу чор Россия дәүләте тарихында мөһим этапка әверелде. Спас районыннан Ватанны саклауга 300дән артык якташыбыз китте. Безнең чор геройлары. Алар яу кырында батырлык күрсәтәләр, моннан 80 ел элек бабалары кебек үк, шәһәрләрне азат итәләр. Ләкин безнең Россия егетләре инде 40нчы елларга караганда куәтлерәк дошман белән сугыша», – диде ул.

Кызганычка каршы, сугыш югалтуларсыз булмый. Һәр һәлак булучы – Ватанга хезмәтнең чын үрнәге. Еш кына бу югалту яклаучылар әле бик яшь булган һәм үз тормыш юлын башлаган гаиләләргә килә.

«Бүген безнең районда «Герой әтисе» республика күчмә күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмә Татарстанның төрле почмакларыннан 46 ата портретын үз эченә ала. Әлеге проект патриотлык, Ватан алдында җаваплылык тәрбияләргә ярдәм итә. Илебез геройларын һәркем белергә тиеш. Чын геройлар тәрбияләгән ата-аналарга түбәнчелек белән баш иябез», – диде Сергей Иванович.

Һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Экспозиция халык өчен ике атна дәвамында ачык булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *