Татарстанда торак төзелеше буенча еллык планны 80 процентка үтәгәннәр
Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 80 процентка үтәлгән. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әйтте.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференция форматында үткәргән киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да булган.
Төбәктә төзүчеләр 2 599 000 квадрат метр торак файдалануга тапшырган. Шул ук вакытта коммерцияле төзүчеләр планлаштырылган күләмнең 33 процентын үтәгәннәр, ә әзер 70 торак йортның гомуми мәйданы 558 мең квадрат метрдан артып киткән.
Социаль ипотека программасы 61 процентка үтәлгән. Планлаштырылган 35 йортның 11е файдалануга тапшырылырга әзер, аларның гомуми мәйданы 99 мең квадрат метр тәшкил итә. Шәхси торак сегментында гомуми мәйданы 1 941 000 квадрат метр булган йортлар файдалануга тапшырылган.