Гүзәл Хәбетдинова һәм Азат Кадыйров «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә старт бирде
Яңа уку елы алдыннан Татарстан Әлмәт муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион хәйрия акциясе башланды.
«Бу инициатива 2007 елда Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев тәкъдиме белән барлыкка килгән. Ул ел саен Әлмәтнең ярдәмгә мохтаҗ гаиләләренә булышу теләге булган халыкны берләштерә. Быел 250 яшь әлмәтле ярдәм алачак», - дип хәбәр иттеләр Татарстанның Әлмәт районы матбугат хезмәтендә.
Бүген, Ринат Галиев урамы, 23 нче йорт ишегалды бәйрәме вакытында, район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәм Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров беренче сыйныфка баручы 8 балага уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп рюкзаклары тапшырды. Булачак укучыларның әтиләре махсус хәрби операциядә.
Акциядә теләгән һәр кеше катнаша ала: мәктәп кирәк-яракларын Әлмәт районы мәгариф идарәсендә кабул итәләр (Р.Фәхретдин ур., 50/1 йорт, 301 кабинет).