Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кукмарада ятимнәр өчен ике күп фатирлы йорт салына

Кукмарада шәһәренең Ворошилов урамында ятим балалар өчен ике күп фатирлы йорт салына. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәлахетдинова яза.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Нияз Ризванов сүзләренә караганда, кара-каршы урнашкан әлеге йортлар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелә.

«Төзелеш эшенә апрель аенда керешеп, беренче нигез ташын салганнар иде, бүгенге көнгә кадәр якынча 70 процент эш башкарылды. Йортларның берсендә барлык тәрәзәләр дә куелды, түбәсен яба башладылар. Объектларның икенчесендә дә эш оешкан төстә алып барыла. Бер подъездлы, сигезәр фатирлы, ике катлы йортларның гомуми мәйданнары 270 квадрат метр тирәсе. Бер бүлмәле фатирлар саны – җидешәр, ә ике бүлмәлеләр исә – берәр», – диде ул.

Эшләр проектка туры килә, яхшы темп белән бара. Йортта фатирларда барлык эчке эшләр дә башкарылачак. Моңа түшәмне эшләү, диварларга обой ябыштыру, идәннәргә линолеум җәю, бүлмәара ишекләр кую һәм башкалар керә. Ачкычны кабул итеп алгач, урнашып яшисе генә кала. Шулай ук территорияне төзекләндереп, ишегалдына керү-чыгу юлын асфальтлау, җәяүле юлы, балалар уен мәйданчыгы ясау, кече архитектура формаларыннан ял эскәмияләре һәм чүп савытлары кую да планда каралган. Киләчәктә «Имин шәһәр» проекты буенча күзәтү камерасы урнаштыру күздә тотыла.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нияз Ризванов билгеләп үткәнчә, 2026 елда Манзарас авыл җирлегендә дә ятим балалар өчен нәкъ шушындый ике йорт төзү планлаштырыла.

Быел Степан Разин урамында бер подъездлы, сигез катлы, лифт белән җиһазландырылган күпкатлы йорт сала башлаячаклар. Киләчәктә Нур Баян урамында коммерцияле – дүрт, ә Эшчеләр Тыкрыгы урамында «Социаль ипотека» программасы буенча бер күпкатлы йорт төзү өчен проектлау эшләре бара.

«Районда 22 опекун гаиләдә ятим һәм әти-әни каравыннан мәхрүм булган – 27, тәрбиягә алган 17 гаиләдә – 30, уллыкка-кызлыкка алган 30 гаиләдә 33 бала тәрбияләнә. 2013 елдан бүгенге көнгә кадәр ятим, әти-әни каравыннан мәхрүм булган 78 бала махсуслаштырылган торак урыннары белән тәэмин ителде. Тагын 53 бала исәптә тора, – диде район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *