Балык Бистәсе районында Коръән конкурсы булды
Балык Бистәсе районында Коръән конкурсы булды. Әлеге чараны Балык Бистәсе районы мөхтәсибәте һәм Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештырды. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында Рәзилә Мөхәммәтрәхимова яза.
Катнашучылар 5 яшьтән алып төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. 80 укучыны берләштерде әлеге күркәм чара. Яңа Арыш авылының тәҗрибәле укытучысы, күп еллар «Иман нуры» мәчетендә балаларга, яшьләргә, өлкән буынга Ислам дине нигезләреннән дәресләр бирүче мөгаллимә Галия Нәбиуллина да 10 укучысын алып килгән иде. Һәрберсе матур чыгышлары белән сөендерде.
Конкурста беркем дә бүләксез калмады, ә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Укучыларны әлеге күркәм чара берләштереп кенә калмады, ә аларны Коръәнне ятларга һәм тирәнтен мәгънәсен аңларга рухландырды.