Казан аэропортында кертелгән вакытлыча чикләүләр гамәлдән чыгарылды
Росавиация Казан аэропортында вакытлыча чикләүләрне бетерү турында игълан итте.
Республикада пилотсыз куркыныч режимын бүген Мәскәү вакыты белән 3:52 дә керттеләр. Соңрак, 13:38 дә, Казан аэропортында һава судноларын кабул итү һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр керттеләр. Росавиациядә хәбәр итүләренчә, очышларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен чаралар күрелгән.
Исегезгә төшерәбез, 10 августта Татарстанда ике тапкыр «пилотсыз куркыныч» режимы кертелде. Тәүлек эчендә беренче тапкыр чикләүләрне 05:43 тә керттеләр, ә алар өч сәгатьтән соң гамәлдән чыгарылды. Икенче тапкыр шундый ук чаралар 14:40 та кабул ителде һәм 19:50 гә кадәр гамәлдә булды.