Чаллы мэры Тукай, Минзәлә районнарында күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен карады
Чаллы мэры Наил Мәһдиев җир кишәрлекләрен карау өчен Тукай һәм Минзәлә районнарына барды, әлеге участоклар шәһәрнең күп балалы гаиләләренә бирелергә мөмкин.
Район җитәкчеләре һәм профильле белгечләр белән бергә ул юллары ремонтланган, электр энергиясе, газ һәм су үткәрелгән территорияләрне бәяләде. Торак пунктлар чикләрендә урнашкан нәкъ менә шундый участоклар гаиләләргә беренче чиратта тәкъдим ителәчәк.
Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов якын-тирә районнарның башлыкларына күп балалы гаиләләр өчен җир сайлауда мөмкин кадәр ярдәм итәргә кушкан иде. «Тукай, Минзәлә, Зәй, Алабуга, Менделеевск һәм башка районнарның җитәкчеләренә шәһәр өчен шундый мөһим мәсьәләне хәл итүдә булышканнары өчен рәхмәт белдерәм», - дип искәртте Мәһдиев.
Алдагы көннәрдә калган территорияләрне дә карарга ниятлиләр. Хәзер Чаллыда 6 074 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алу өчен чиратта тора, аларны җир белән тәэмин итү эше дәвам итә.
Чаллы шәһәре Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе фотолары.