Татарстан юлындагы авариядә малай һәм кыз һәлак булган
Авария кичә 21.10 сәгатьтә Казан – Ульяновск трассасында, Татарстанның Апас районы Шонгат авылы янында булган.
Республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Hyundai Solaris автомобиленең 42 яшьлек йөртүчесе, Renault Arkana машинасын уң яктан узарга ниятләп, юл читенә чыккан. Үз полосасына кергәндә, идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм Honda Civic автомобиле белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, Honda арты белән борылган һәм аңа 10нчы модель «Лада» автомобиле килеп сыланган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Honda Civic машинасының ике пассажиры – 11 һәм 12 яшьлек балалар – шунда ук үлгән. Honda автомобиленең 33 яшьлек йөртүчесе, аның 38 яшьлек пассажиры, шулай ук Hyundai Solaris машинасының йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган.
ТР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, һәлак булучылар – малай һәм кыз. Авария урынына Апас районы прокуроры урынбасары Илдар Хәйбуллин килгән. Тикшерү эше башланган.