Казан һәм Чаллының күп балалы гаиләләренә якын-тирә районнарда җир кишәрлекләре биреләчәк
Казанда һәм Чаллыда күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләренә булган кытлыкны күрше районнарның территорияләре хисабына компенсацияләргә ниятлиләр, дип хәбәр иттеләр Татарстан Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында.
Министрлык мәгълүматлары буенча, республикада бүгенге көнгә 16,4 меңгә якын җир кишәрлеге җитми.
Татарстанда әлеге проблеманы хәл итү өчен 2024 елның июненнән шәһәр янындагы биш районда Казан гаиләләренә җир участоклары бирергә мөмкинлек тудыра торган закон үз көченә керде, әлеге районнарда 650 гектар тәшкил иткән кишәрлекләр сайланган инде.
Чаллыда да шундый ук хәл: быелның башыннан җирле гаиләләргә якын-тирәдәге тугыз районнан җир бүлеп бирергә мөмкиннәр.
2025 ел башыннан бирле барлыгы 1,9 мең җир кишәрлеге әзерләнгән. Аларның 1,5 меңе кадастр исәбенә куелган, тагын 423е - рәсмиләштерү стадиясендә.
Июль ахырына 1,5 меңнән артык гаиләгә җир участогы сайлау өчен чакыру җибәрелгән, шуларның 205е кишәрлекләр сайлаган инде.