Нәркиз Кашапов Чаллы Мәгариф идарәсе башлыгы итеп билгеләнде
Чаллыда Мәгариф идарәсе җитәкчесе алышынды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә яңа җитәкче - Нәркиз Кашапов кандидатурасын тәкъдим итте.
«Нәркиз Венер улы - мәгариф өлкәсендә күптәннән эшләүче тәҗрибәле белгеч. Идарә эшчәнлегендә ул Чаллы педагогика көллияте җитәкчесе урынбасары, 29нчы гимназия директоры булды. 2016 елдан Мәгариф идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасын башкарды. Ул – үз эшенең остасы. Аңа уңышлар телибез», - дип искәртте мэр.
Ведомствоның элеккеге җитәкчесе Рөстәм Хуҗин идарәне алты ел дәвамында җитәкләде. 2025 елның 25 июлендә ул үз теләге белән вазифасыннан китте.