Бүген Татарстанда көчле яңгырлар һәм боз явуы көтелә
Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Республиканың кайбер районнарында яшен һәм боз явуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төньяк, төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, көндез урыны белән 13 метр, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәячәк.
Көндез һава температурасы +20..+25 градуска кадәр җылы була.