Казанның Мехчылар урамында җәяүлеләр кичүендә җиде яшьлек баланы машина бәрдергән
Казанның Мехчылар урамында җәяүлеләр кичүендә Skoda автомобиленең йөртүчесе җиде яшьлек малайны бәрдергән. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, бала светофорның яшел уты янганда юл аркылы чыккан.
Башы җәрәхәтләнгән малайны әнисе белән бергә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Урында автоинспекторлар эшли.