Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Бердәм Россия» партиянең Халык программасы нигезләмәләренең 83 процентын үтәгән

«Бердәм Россия» бүгенге көнгә партиянең Халык программасының 292 нигезләмәсен (алар барлыгы – 350) үтәгән, бу 83 процент дигән сүз. Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Биектау районында «Бердәм Россия»нең Халык программасы комиссиясенең күчмә утырышы пленар өлеше кысаларында шул хакта хәбәр итте.

«Безнең нәтиҗәләр яхшы. Кемдер килер дә безнең өчен эшләр дип көтеп утырмыйбыз, ә шушы нәтиҗәгә эшлибез. Өстәвенә, Дәүләт Думасының бу чакырылышында кануннарның 53 процентын «Бердәм Россия» депутатлары кертте. Һәм безнең партия тарафыннан кертелгән барлык законнар да кабул ителде», - дип сөйләде ул.

Ларионова «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасы буенча республика комиссиясе инде ярты ел актив эшләвен әйтте.

«Аның төп бурычы – бүген безнең нинди уйлар белән яшәвебезне, кайсы юнәлештә эшләвебезне, нинди уңышларга ирешүебезне һәм киләчәккә нинди бурычлар билгеләвебезне халыкка җиткерү», - дип искәртте ул.

Бүген комиссия вәкилләре «Бердәм Россия» ярдәме белән федераль, республика программалары буенча төзелгән һәм капиталь ремонтланган социаль объектларны карау өчен Биектау районында булды.

«Без күп кенә учреждениеләрдә булдык, аларның һәрберсе халыкка, һәр кешегә кирәк. Ә авыл җирлеге өчен иң мөһиме – кешеләр шәһәргә китмәсен, үзләрендә, өйләре янында эш эзләсен, балалар тапсын өчен барысын да эшләү. Районда кешеләр өчен ниләр эшләнүен үз күзебез белән күрдек», - дип искәртте парламентарий.

Аның сүзләренчә, Биектау районында мәктәпләр шәһәр мәгариф учреждениеләре дәрәҗәсендә төзелгән.

«Без Татарстанда яшәвебез белән бәхетле. Бүген мин Дәүләт Думасында эшлим, Россиянең төрле төбәкләрендә булам һәм чагыштырырлык нәрсәләр бар. Татарстанның уникаль территория икәнен һәркем белә, анда чын хезмәт ияләре, үз төбәген яратучы кешеләр яши», – диде Ларионова.

Халык программасы - «Бердәм Россия» партиясенең гражданнарның тәкъдимнәре һәм мөрәҗәгатьләре нигезендә төзелгән, тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла торган стратегик документы ул. Әлеге документ кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән конкрет проектларда тормышка ашырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *