Татарстан халкын кабат «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» турында кисәттеләр
Татарстан территориясендә 06:02 сәгатьтә «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимын игълан иттеләр. Мәгълүмат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасында чыкты.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы игълан ителде», – диелә ведомство белдерүендә.
Исегезгә төшерәбез, пилотсыз куркыныч режимын соңгы тапкыр пәнҗешәмбе, 21 августта игълан иттеләр.