Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанның «Залесный» мәдәният үзәге Республика көне уңаеннан барган төп чараларда катнашты

Кичә Татарстан Республикасы көне уңаеннан узган чараларда Казан шәһәренең Киров районындагы «Залесный» мәдәният үзәгендәге «Ак тирәк» башкорт халык фольклор җыр театры, «Татар гармуннары» ансамбле актив катнашты. Тулырак бу хакта мәдәният үзәгенең директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Тимур Йосыпов сөйләде.

«Мәдәнияткә гашыйклар турында «башкалар ял иткәндә, без эшлибез» дигән әйтем бар. Бу, чыннан да, шулай. Республика көне бәйрәмендә безнең мәдәният үзәгенең коллективлары лаеклы чыгыш ясады. «Уйнагыз, гармуннар» төбәкара фестивале сәхнәсендә быел чыгыш ясаучылар арасында бердәнбер гармунчылар ансамбле — безнең «Татар гармуннары», аннары болай да тальян гармуннарда уйный торган ансамбль Казанда бездә генә. Парадта да катнашылды, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны да каршыладык», — дип ассызыклады ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Әңгәмәдәш шулай ук Республика көне кичендә үткән «Казан сөлгесе» төбәкара җыр һәм бию фестивале турында да фикерләрен җиткерде.

«Казан сөлгесе»нең концерт программасын минем кызым Камилә Йосыпова алып бара, мәсәлән. Бу аның өчен дә яхшы тәҗрибә. Биредә безнең «Ак тирәк» башкорт халык фольклор җыр театры кубызларда, гармунда һәм думбырада уйнады. Ел саен катнашабыз. Мәдәният үзәге шәһәрнең читендәрәк урнашса һәм бик олы булмаса да, һәрвакыт безнең «Залесный» төп мәдәни вакыйгалар үзәгендә кайный», — дип белдерде Тимур Йосыпов.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

  • «Ак тирәк» составында «Татар-информ» һәм «Интертат» журналисты Юлай Низаев та чыгыш ясый. Кичә ул думбырада уйнады һәм җырлады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *