Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанның өч районында котыру чиренә каршы карантин кертелде

Татарстанның Алабуга, Зәй һәм Сарман районнарында котыру чиренә каршы карантин кертелде. Бу хакта указларны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

Эпизоотик учак дип танылган территорияләр:

  • Татарстанның Алабуга районы Лекарево авыл җирлегенең Лекарево авылында урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык территориясе: Комаровка урамы, 8 йорт;
  • Татарстанның Зәй муниципаль районы Аксар авыл җирлегенең Перцовка авылында урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык территориясе: Дачная урамы, 39 йорт;
  • Татарстанның Зәй муниципаль районы Югары Шепкә авыл җирлегенең Югары Шепкә авылында урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык территориясе: Үзәк урам, 76 йорт;
  • Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авыл җирлегендәге (Чукмарлы авылыннан көньякка һәм Саях авылыннан көнбатышка таба) координаталары 55,262181 градус төньяк киңлектәге һәм 52,418653 градус көнчыгыш озынлыктагы ноктадан алып бер километр радиустагы территория.

Беренче һәм өченче очракта эпизоотик учактан алып ике километр радиустагы территорияләр, ә икенче һәм дүртенче очракта бер километр радиустагы территорияләр куркыныч дип танылган.

Чикләүләр гамәлдә булган вакытта эпизоотик учак территориясенә бары тик терлекләргә хезмәт күрсәтүче персоналга, ветеринарларга, учакларны зарарсызландыручыларга һәм җирле халыкка, шул исәптән вакытлыча яшәүчеләргә генә керергә ярый.

Эпизоотик учак территориясендә котыру чиренә бирешүчән авыру терлекләрне дәвалау, шулай ук котыру чиренә бирешүчән хайваннарны кертү һәм чыгару тыелган. Ким дигәндә 179 көн элек котыру авыруына каршы вакцинация ясатылган хайваннарны гына чыгарырга рөхсәт ителгән. Шулай ук котыру чиренә бирешүчән хайваннарны күчереп йөртергә һәм яңадан төркемнәргә бүләргә, аларның үләксәсеннән тиресен салдырырга ярамый.

Куркыныч дип игълан ителгән территориядә карантин вакытында ярминкәләр, күргәзмәләр һәм котыру чиренә бирешүчән хайваннарны күчереп йөртү һәм алар күпләп җыелу белән бәйле башка төрле чаралар үткәрү тыела. Аларны территориядән чыгаруга карата эпизоотик учакта гамәлдә булган чаралар кертелгән. Котыру чиренә бирешүчән кыргый хайваннарны зоопарклар өчен тоту тыелган.

Карантин режимы котыру чире белән авырый дип шикләнелүче соңгы хайванны суйган яки соңгы авыру хайванның үләксәсен юк иткәннән соң 60 көн узгач кына гамәлдән чыгарылачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *