Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Өмет» газетасы: 250 еллык Филип авылы халкы гореф-гадәтләрне күз карасыдай саклый

Ульяновскида чыгучы «Өмет» газетасында «Филип авылына – 250 ел» дигән язма чыкты.

«Мәләкәс районы Филип халкы авылның 250 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге авылда татар һәм чуваш милләте вәкилләре гомер бакый дус-тату, аңлашып яшиләр.

Филип авылы 16 нчы гасыр ахырында барлыкка килә. Риваятьләргә караганда, бу яклардагы исемсез күл буена Филип атлы чуваш үзенең туганнары белән килеп урнаша. 1798 елда Ставрополь өязе картасында менә шушы авыл пәйда була. Ул вакытта авылда яңа чукындырылган ясаклы крестьян мордвалар һәм чувашлар яшәгән 32 йорт, шулай ук йомышлы татарлар (2 ир-ат һәм 25 хатын-кыз) көн күргән дүрт йорт исәпләнә.

Чирек гасыр эчендә Филип авылы төрле чорларны кичерә. Халкы һәрвакытта да хезмәт сөючән һәм кунакчыл булуы белән тирә-якта дан тота. Бүген әлеге авыл бердәмлек һәм ата-бабалары әманәт итеп тапшырып калдырган ныклы традицияләрне, гореф-гадәтләр һәм йолаларны күз карасыдай кадерләп саклау үрнәге булып тора.

Авыл юбилеена багышланган бәйрәм чарасы зурдан кубып оештырылган иде. Анда шәрәфле кунаклар – Мәләкәс район хакимияте башлыгы Михаил Сенюта, Ульяновск өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Рамил Хайруллин, районның депутатлар Советы рәисе Азат Мидаров, Филип кергән Новоселки авыл җирлеге хакимият башлыгы Евгения Никулина, Рязаново совхоз-техникумы директоры Владимир Тигин, районның элеккеге җитәкчесе Владимир Чигаков, Н.К.Крупская исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативының элеккеге җитәкчеләре Анатолий Голубков белән Нияз Насыйбуллин, «Золотой колос» ширкате җитәкчесе Рәис Хуснутдинов, «Ирек» ширкәте җитәкчесе Рәдиф Валиахметов, Димитровград шәһәр хакимияте вәкиле Сергей Тойгильдин катнашты.

Танылган төбәк тарихын өйрәнүче Ринат Илькин белән тынгысыз йөрәкле Миннәхмәт Фаизов бәйрәмне оештыруга һәм үткәрүгә зур өлеш керткәннәр.

«Филип бай тарихлы авыл. Биредә тырыш, булдыклы халык яши, алар үзләренең хезмәт сөючәнлекләре һәм фидакарьлекләре белән авылның данын еракларга тараталар. Авыл халкына язмышның төрле сынаулары аша үтәргә туры килә. Бөек Ватан сугышы елларында кулларына корал тотып Туган илебезне немец фашистларыннан саклыйлар. Хәзерге вакытта күп ир-егетләр махсус хәрби операциядә катнаша, аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә», - ди өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Рамил Хайруллин.

Бәйрәмдә тырыш хезмәтләре белән хөрмәт казанган филиплеләрне олыладылар. Тантананың спонсорларына аерым рәхмәт сүзләре яңгырады».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *