Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кукмарада волонтерлары махсус хәрби операция зонасына 62нче тапкыр ярдәм җибәрде

«Хәрби кардәшлек Кукмара» иҗтимагый хәрәкәте егетләре 62нче тапкыр махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк озатты. Сентябрь аенда мондый сәфәр ике тапкыр булачак. Алдагысында алар белән бергә район башлыгы да юлга чыгар дип көтелә. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Без барган вакытта волонтерларның машинага йөк төягән чаклары иде. Ә территориядә махсус хәрби операция зонасына китәсе техника тезелгән. Анда төрле мотоцикл, машиналар бар. Кайберсен инде бу юлы ук егетләргә озатачаклар, калганнарын икенче сәфәргә әзерләп куячаклар.

Кукмара иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Радик Габдрахманов билгеләп үткәнчә гуманитар ярдәм башлыча егетләр җибәргән исемлек буенча туплана.

«Булышучылар бик күп, гуманитар ярдәм җыелып тора. Кайбер кешеләр бер тапкыр булыштык та шуның белән булды дип уйлыйлар. Әмма махсус хәрби операция дәвам итә. Егетләргә безнең терәк кирәк, заявкалар килеп тора. Ә без аларга булдыра алган кадәр булышырга тырышабыз», — диде ул.

Раиф Шакирҗанов «Хәрби кардәшлек Кукмара» оешмасы базасында райондашлардан килгән ярдәмне кабул итеп тора.

«Бер ярдәм иткән кеше бервакытта да читтә калмый инде ул. Авыл җирлекләре, төрле оешмалар активлыкларын бервакытта да туктатмыйлар. Егетләрдән нинди генә сорау булса да табарга, булдырырга тырышалар. Кайбер гаиләләр ай саен үзләреннән өлеш чыгаралар. Шоколад, сохари, консервлар, кайнатылган сөт һәм башка азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары китерәләр», — диде ул.

Гуманитар ярдәм төяүче волонтерлар арасында Кукмарадан отставкадагы өченче ранг капитаны Николай Петухов та бар иде. Ул үзе дә ике тапкыр солдатлар янына барып кайткан.

«Безнең хезмәтебез юкка түгел, егетләргә ярдәм кирәк. Махсус хәрби операция зонасында егетләр безне күргәч, халык ташламый дип, шулхәтле сөенәләр, шатлыктан еламыйлар гына. Алар безне, ярдәмне көтәләр. Анда кукмаралылар гына түгел, бөтен Россия буенча җыелганнар, әмма барысы да — безнекеләр. Алар туган ил өчен көрәшәләр», — диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *