Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда сайлау участокларын резерв энергия чыганаклары белән җиһазландырачаклар

Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, Татарстан сайлау участокларында электр белән тәэмин итүнең резерв чыганаклары булачак. Бүген ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә электр белән тәэмин итүнең иминлеген тәэмин итү буенча штаб утырышы узды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар Татарстан Рәисен сайлаулар уздырылачак объектларны электр белән тәэмин итү, көчләрнең һәм чараларның әзерлеге, аварияле ситуацияләр килеп чыккан очракта территориаль һәм участок сайлау комиссияләре вәкилләре белән бергә эшләү һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.

Олег Коробченко ассызыклаганча, сайлаулар вакытында энергетикларның төп бурычы – ышанычлы һәм тотрыклы электр белән тәэмин итүне гарантияләү.

Быел Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән мөрәҗәгать кабул иткәннән соң, сайлау участокларында электр белән тәэмин итүнең резерв чыганакларын урнаштыру мәсьәләсен хәл итте.

Мондый ихтыяҗ «Сайлаулар» 1.3.1 дәүләт автоматлаштырылган системасыннан «Сайлаулар» 2.0 дәүләт автоматлаштырылган системасына күчү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Яңа система РФ Үзәк сайлау комиссиясе үзәкләштерелгән базасы белән өзлексез элемтәдә булуны таләп итә, дип аңлаттылар министрлыкта.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны һәм 18нче номерлы Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисен сайлауларда катнашу өчен кандидат итеп Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) теркәде.

Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауга 11 меңнән артык кандидат теркәлгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *