Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Җырчы Прохор Шаляпин «Яшәү яме» бәйрәмендә: Казанда тормышны ярата торган кешеләр яши

Бүген Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында «Яшәү яме» бәйрәме булды.

Паркның төп аллеясында Казан халкы «Яшәү яме» шәһәр проекты түгәрәкләре һәм остаханәләренә язылды. Бәйрәм кунаклары төрле активлыкларда - мастер-класслар, сәламәтлекне тикшерү мәйданчыклары, спорт һәм бию дәресләрендә бик теләп катнашты. Төп сәхнәдә республиканың иҗат коллективлары, Татарстанның танылган артистлары – Асаф Вәлиев, Фердинанд Фәтхи, Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова концерт куйды. Казан халкын Россиянең танылган җырчысы Прохор Шаляпин да котларга килгән иде.

«Без күпмилләтле илдә яшибез, Татарстанда, димәк, татарлар күбрәк яши. Бу бәйрәмгә дә тормышны ярата торган кешеләр җыелган. Барлык кешегә дә шатлык, ныклы сәламәтлек телим. Бәхетле булыгыз, мөмкин кадәр күбрәк ял итәргә тырышыгыз. Эшләргә дә кирәк, әлбәттә. Эшләгез дә, ял да итегез», - диде ул һәм танылган җырларын башкарды.

Казан мэры Илсур Метшин Казан халкын бәйрәм белән котлап, «Яшәү яме» проекты активистларын бүләкләде. Ул өлкән буынның шәһәр үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. «Кадерле пенсионерлар, Сез кайгыртучан булганга күрә Казан үсеш кичерде. Бүген башкалабыз белән без генә түгел, бөтен илдән һәм ерак чит илләрдән килгән биш миллион турист та горурлана. Сезнең үрнәккә башка шәһәр кешеләре дә иярер дип өметләнәм», - дип котлады ул.

Аның әйтүенчә, «Яшәү яме» проекты өчен 100дән артык шәһәр мәйданчыгы җайлаштырылган һәм аларның саны артачак. «Әгәр тугыз ел элек «Яшәү яме» проектында ике меңгә якын кеше катнашкан булса, бүген актив катнашучылар саны 100 меңнән артып китә. Илебездә башка алмаш проектлар юк, һәм безне хөрмәтле пенсионерларыбызның үсеп килүче буынга тормыш сөючәнлек һәм сәламәт яшәү рәвеше үрнәге күрсәтүе сөендерә», – дип билгеләп үтте мэр.

«Пенсиягә чыккач, вакытыбыз артты, төрле түгәрәкләргә, чараларга йөрергә тырышабыз. Безнең җитәкчебез Фирая Фәгыймовна шулкадәр белемле, безне төрле күнекмәләргә өйрәтә. Пенсиягә чыгып, тормыш бетми. Өйдә утырмыйбыз, өйдә утырсак, тормыш та кызык булмас иде. Җылы йоннан бияләйләр, башмаклар бәйлибез, чигәбез-тегәбез, күннән картиналар, рәсемнәр ясыйбыз», - диде Осиново бистәсеннән килгән Людмила Павловна.

«Пенсиягә чыкканчы балалар бакчасында аш-су остасы булып эшләдем. Хәзер эшлим дә, оныкларым белән дә шөгыльләнәм. Мәдәният йортына да йөрергә тырышам. «Яшәү яме» бәйрәме турында интернеттан белдем, теләгән кешеләргә мастер-класслар уздырабыз - энә кадагычлар ясыйбыз», - диде Мирный бистәсеннән килгән ханым.

87 яшьлек Мөнирә Фәсхетдинова гомере буе мәктәптә, балалар бакчасында эшләгән. Соңгы ике елда ул Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәгенә бал биюләренә йөрүен әйтте. «Һәрчак позитив булып калыгыз, бары тик яхшылык турында гына уйлап, тормышны яратып яшәргә кирәк. Барлык кешегә шуны телим. Бар нәрсә белән кызыксыныгыз», - диде ул.

Фәридә Абдулловна «Мәскәү» мәдәният үзәгендә бал биюләрен биш ел элек оештырылуын әйтте. «Безгә 50 яшьтән өлкәнрәкләр килә. Бию белән генә шөгыльләнеп калмыйбыз, төрле җирләргә барабыз, бергәләп төрле чаралар оештырабыз. Нигездә, биибез, җырлыйбыз, ял итәбез, ләззәтләнәбез. Әле күптән түгел генә төркемебез белән Геленджиктан кайттык. Өченче елны Абхазиягә, узган ел Байкалга барган идек», - диде ул.

  • Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Яшәү яме» проекты бәйрәменә 12 меңләп кеше килгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *