Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанның 51нче санлы мәктәбендә мигрант балалары белән эш нечкәлекләрен сөйләделәр

Казан шәһәренең 51нче санлы мәктәбендә төрле милләт вәкилләре булган мигрантларның балалары укый. Чит ил гражданнары балаларының социаль-мәгариф адаптациясе барышы белән мәктәп директоры урынбасары, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе иясе Любовь Капитонова сөйләде.

«Безнең мәктәп – күпмилләтле. Барлыгы 16дан артык милләт балалары белем ала. Мәктәп – бала өчен икенче өй, дип тә әйтәбез. Шуңа күрә дә, уку оешмасындагы мохит тә әһәмияткә ия. Күптөрле милләт вәкилләре укыганлыктан инклюзив белем бирүгә зур игътибар бирәбез. Бигрәк тә укучыларның мәктәп тормышына актив кереп китүләрен теләп, без даими рәвештә чаралар оештырып торабыз. Аннары, мәсәлән, былтыр безнең Тимерязев исемендәге университет белән зур форум булды. Анда нәкъ менә безнең мәктәптә мигрантлар балалары белән эшләү алымнарын күрсәттек», – дип белдерде ул.

Әңгәмәдәш, мәктәп Иске Татар бистәсендә урнашканлыгын һәм монда базарлар күп булу сәбәпле, мигрант балалары да шактый булуын әйтте.

«Чит ил гражданнарының балалары да рус телен яхшы белсен, кыенлыклар тумасын өчен рус телен – чит тел итеп укыту буенча махсус курслар ачтык. Ата-аналар да бик риза һәм кәнәгать булды. Ул курслардагы төркемнәрдә телне төрле дәрәҗәдә белүчеләр укыды. Аннары шундый проблема бар, Таҗикстаннан Россия гражданнары булган балалар килә. Ләкин, рус телен бөтенләй начар беләләр. Менә алар да шушы курсларга йөреп өйрәнде. Хәзер безнең мәктәптә рус телен аңламаучы, белмәүче бала юк», – диде ул.

  • 51нче санлы мәктәптә барлыгы 470 укучы белем ала. Шуларның 50се – чит ил гражданнары балалары. Балаларга 32 укытучы белем бирә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *