Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Журналистлар мигрантлар балаларының социаль-мәгариф адаптациясе барышы белән танышты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә мигрантларның балаларына рус телен укыту темасын күтәргән һәм бу өлкәдә бурычлар куйган иде. Бүген республика матбугаты журналистларын чит ил гражданнары балаларының социаль-мәгариф адаптациясе барышы белән таныштырдылар. Казан шәһәренең Тинчурин урамында урнашкан 51нче санлы мәктәбендәге дәресләрне күрсәттеләр.

«Агымдагы елның 1 апреленнән мәктәпкә кабул итү тәртипләре үзгәрде. Хәзер чит ил гражданнарына яңадан ике өстәмә таләп куела. Беренчедән, алар Россиядә законлы рәвәштә яшәргә тиеш һәм алардан өстәмә дүрт документ – миграцион документлар, туу турында таныклык, дактилоскопия һәм медицина оешмасыннан белешмәләр алып килү сорала. Әлеге документларны тикшергәннән соң гына балалар тест язарга чакырыла», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов.

Тест язу республикабызда 77 пунктта оештырыла һәм һәр айның бер чәршәмбесендә уза. Тестның биремнәре Мәскәүдә төзелеп, расланып бер көн алдан килә. Биремнәр ике өлештән тора: сөйләм һәм язма. Үтәү вакыты – 15 минуттан алып 75 минутка кадәр.

«Бүгенге көнгә чит ил гражданнарыннан балаларын мәктәпкә укырга алуны сорап 554 гариза килде. Алар арасынннан 30 гариза тулы комплект документация җыеп китермәү сәбәпле кире кайтарылды. Аннан соң калган 524 бала тест узарга чакырылды. Алар арасыннан 427 бала – тестны уңышлы үтте. Бу 82 процентны тәшкил итә, дигән сүз. Күпчелеге аларның Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән һәм Түбән Камадан. Сыйныфлар буенча карасак: мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче 300гә якын баланың бөтенесе узды. Ни кызганыч, 77 бала тест сынауларын үти алмады», – диде Мөҗипов.

Җитәкче ассызыклап үтүенчә, тестны үтә алмаучылар белән рус телен укыту, белемнәрен камилләштерү һәм тел белү сыйфатларын арттыру өчен төбәкнең 54 мәгариф оешмаларында эш алып барыла. Тестны уза алмаучылар белемнәрен камилләштереп тагын 3 айдан соң тестны тапшырып карау хокукына ия.

  • Бүгенге көндә Татарстанда 3,1 меңнән артык мәктәп укучысы – мигрантлар балалары, шулай ук 22,4 меңнән артык чит ил студенты белем ала.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *