Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Тукай йолдызлыгы» бәйгесенә әсәрләр 2026 елның 21 февраленә кадәр кабул ителә

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган «Тукай йолдызлыгы» бәйгесендә катнашу өчен әсәрләр 2026 елның 21 февраленә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 2026 елның апрелендә уздырылачак, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Бәйгене Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән каләм ияләре, галимнәр, укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында үткәрә.

Әлеге конкурсның максаты: татар телен саклау һәм үстерү, татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету, татар язучыларын иҗат итәргә кызыксындыру, татар телендә әдәби әсәрләр иҗат итүче яңа авторларны барлау, Габдулла Тукай һәм аның чордашлары исемен мәңгеләштерү, мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында шагыйрь иҗатына, шәхесенә игътибарны арттыру.

Конкурска татар телендә язылган, моңа кадәр гаммәви мәгълүмат чараларында, төрле җыентыкларда басылмаган әсәрләр һәм дәрес планнары кабул ителә.

Конкурста катнашучыларның исемнәре жюри әгъзаларына белдерелмәячәк. Җиңүчеләрнең әсәрләре «Казан утлары» әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журналында һәм башка басмаларда дөнья күрәчәк.

Конкурсның нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *