Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Актаныш кадетлары Сөн елгасы буенда агачлар утыртты

Актаныш районы кадет мәктәбе укучылары «Урманнарны саклыйк» россиякүләм акциясендә актив катнаша. Укучылар урманчылык эшенең нигезләрен практикада өйрәнә. Балалар биредә компенсацияле урман торгызу буенча колачлы экологик акциядә катнашып, 1 гектар 60 сутый мәйданда 6 000 данә яшь нарат үсентесе утырттылар. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Агачлар утырту - экологик баланс чылбырында мөһим звено. Нефтьчеләр һәм энергетиклар, үз эшләрен башкарганда, еш кына урман мәйданнарын кисәргә мәҗбүр, мәсәлән, Сөн елгасы буенда электр линияләре салырга туры килгән, шул сәбәпле агачларны кискәннәр. Әмма эшләр тәмамлангач, алар яшел фондны яңадан торгызырга тиеш. Энергетиклар бу уңайдан кадет мәктәбенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

»Кадет мәктәбе укучылары язын да, көзен дә безнең урманчылыкка бик булыша. Алар агач орлыклары җыялар, Югары Богады авылындагы питомниктагы үсентеләрне карыйлар, аннары агачлар утырталар. Җитәкчеләргә, укытучыларга һәм укучыларга рәхмәт. Барысы да хезмәт сөючән, саф һавада урман утыртуда бик дәртләнеп эшлиләр, табигатьтә яңа көчләр туплап кабат укуларына кайталар», - ди Минзәлә районара урманчылыгының Актаныш районы буенча җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев.

Укучылар белән агач утыртырга килгән физкультура укытучысы Айдар Гомәров биредә эшләү гаять зур тәрбия чарасы икәнлеген билгеләп үтте:

Яшь урманчылар арасында сигезенче сыйныф укучысы Ева Тимошевичның тырышлыгы аеруча аерылып тора. Кыз кадет мәктәбенә укырга Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән килгән һәм инде бишенче тапкыр мондый акциядә катнаша. Үсентеләр белән эшләү миңа бик ошый. Монда шундый ошый, киләчәктә бәлки эколог яки урманчы һөнәрен сайлармын», - дип фикерләре белән уртаклашты Ева.

Еваның сыйныфташы Рамазан Шакиров та агач утыртуның мөһимлеген аңлап өмәгә килгән. «Без монда бик шатланып эшлибез, чөнки агачларның табигатькә нинди файда китерүен аңлыйбыз. Алдан уртырткан агачларның һәм ничек үсүен, аларда яңа ылыслар яки яфраклар барлыкка килгәнме-юкмы икәнен һәрвакыт тикшерәбез», – диде ул.

Балалар агач утырту технологиясен бик яхшы белә. Лиана Ворсина аңлатканча, процесс төгәллек таләп итә. Үсентеләр арасы 60-70 сантиметр булырга тиеш. Трактор ясаган туфрактагы буразнага үсентенең тамырын кертәбез, ә аннары, ныгыту һәм егылмасын өчен төпләренә басып куябыз.

Кадетларның бу акциядә катнашуы - шәхси җаваплылык һәм туган ягыбызга мәхәббәтнең реаль, кирәкле эштә ничек чагылуының ачык мисалы. Укучылар утырткан агачлар дистә еллар буе һаваны чистартачак, Сөн елгасы ярларын ныгытачак, аларның хезмәт сөючәнлегенә һәм киләчәгебез турында кайгыртуга табигать һәйкәле ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *