Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

2025 ел башыннан бирле Татарстанда 4 меңнән артык гаилә ана капиталын укытуга тоткан

2025 ел башыннан бирле Татарстандагы 4 меңнән артык гаилә ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләрен түләүгә тоткан. Бу хакта Россия Социаль фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Социаль фондының республика буенча бүлекчәсе бу максатлар өчен 36 миллион сумнан артык акча күчергән.

2025 елда ана капиталы беренче бала өчен 690 266,95, икенче бала өчен 221 895,14, шулай ук әгәр элек түләү хокукы булмаган булса, икенче яки аннан соңгы бала туганда – 912 162,09 сум.

Белем алу ана капиталы куллануда ихтыяҗ иң зур булган юнәлешләрнең берсе. Программа эшли башлаганнан бирле, Татарстанда 50 меңнән артык гаилә балаларын укыту өчен бу мөмкинлекне файдаланган.

Ана капиталы хисабына укуны, балалар бакчасында балаларны карап торуны, түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә, иҗади студияләрдә шөгыльләнүне, чит тел һәм машина йөртү курсларын да түләргә була. Төп шарт – белем бирү оешмасының лицензиясе булырга тиеш.

Татарстан буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин сүзләренчә, ана капиталы төбәктәге гаиләләргә булышуның әһәмиятле ысулы. Күпчелек ата-ана белем бирүне өстенлекле юнәлеш буларак карый, чөнки бу балаларның киләчәгенә инвестиция һәм тотрыклылык гарантиясе, диде ул.

Балалар бакчасына яки мәктәпкәчә дәресләрне түләгәндә акчаларны куллану ана капиталына хокук биргән баланың яшенә бәйле түгел. Төп һәм өстәмә белем өчен түләгәндә балага өч яшь тулган булырга тиеш.

Бу ярдәмне 25 яшькәчә булган үз балаларың һәм уллыкка алган балалар Россия мәктәпләрендә укыган очракта кулланып була.

Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында, Күпфункцияле үзәктә яки Социаль фондның клиентлар хезмәтендә тапшырып була. Гаризаны биш эш көне эчендә, ә аерым очракларда 12 көн эчендә карала. Акчалар турыдан-туры белем бирү оешмаларына күчерелә.

Социаль ярдәм чаралары һәм хезмәтләре турында тулырак мәгълүмат Татарстан буенча Социаль фонд бүлекчәсе Фондның рәсми сайтында һәм аның «Вконтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге аккаунтларында һәм Телеграмда бар.

Шулай ук 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәктә дә консультация алып була. Шалтырату бушлай, линия тәүлек әйләнәсе эшли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *