Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Актаныштан үлән җыю остасы Гөлназ Әхмәдишина Казан ярминкәсенә колмак мендәре алып килгән

Казан агросәнәгать паркында булган «Осталар шәһәре» республика күргәзмә-ярминкәсендә Актаныш районының яңа буын үзәк китапханәсе директоры, һәвәскәр умартачы һәм шифалы үләннәр җыю остасы Гөлназ Әхмәдишина да бар. Ул хәзер колмактан сәламәтлек өчен файдалы мендәрләр ясый башлаган.

«Һәр елдагыча безнең бәрәкәтле төбәктә бар яшелчә-җимеш уңды, муллыгы белән шатландырды. Быел үлән чәйләре алып килдек. Моңарда бөтнек тә, иван-чәй дә, мәтрүшкә дә бар, киптерелгән җиләк тә салынган. Аннан тагын бер яңалыгым: колмактан мендәр ясап алып килдем. Ул йоклый алмый интегүчеләргә, кан басымы һәм тулаем стресслар белән итегүчеләргә менә дигән мендәр», – ди ул.

Әңгәмәдәш шулай ук бар чәйләргә дә үләннәр Актаныш якларындагы Кәзкәй авылы ялан-болыннарында җыелуын да әйтеп үтте. Аннары, мондый ярминкәләр һәрчак оештырылып торсын иде, дигән теләкләрен белдерде. Актаныш районының балалар иҗат үзәге оештыру бүлеге мөдире Илүзә Муллахмәтова да ниләр тәкъдим итүләрен әйтеп үтте.

«Ел саен үткәрелә торган бу ярминкәгә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм декоратив-гамәли сәнгать төрләре эшләнмәләрен бизәүгечләрен алып килдек. Безнең Актаныш районының мәйданчыгы – Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Тематик баннерлар эленде. Күргәзмәгә исә Актаныш балалар иҗат үзәгенә йөргән укучы балаларыбызның үз куллары белән эшләгән иҗади эшләнмәләрен тәкъдим иттек. Шулай ук педагоглар тарафыннан пешерелгән татлы-баллы чәк-чәкләр һәм хуш исле болыннардан җыелып ясалган киптерелгән гөлләмәләрне сатуга чыгардык. Мәсәлән алар 500-600 сумнан тәкъдим ителә», – дип сөйләде ул.

Илүзә шулай ук әлеге ярминкәдә сатудан кергән акчаларны иҗат үзәгенә йөрүче балаларга кирәкле әйберләр алуга куллануларын да билгеләп китте.

«Ярминкәгә һәрвакыт шатланып киләбез. Безне башкалабыз Казан халкы да бик җылы кабул итә. Әлбәттә, алга таба да мондый бәйрәм ярминкәләре булып торсын. Башка районнан килгән хезмәттәшләр белән дә аралашабыз, күргәзмәләрдәге кирәк-яракларга, иҗади эшләргә бергәләп сокланабыз», – ди әңгәмәдәш.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *