Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумына 500дән артык мөгаллим җыела

2025 елның 22-25 октябрендә Россия ислам институты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә төрле илләрдән кунаклар катнашында «Россиянең мөселман мәгарифендә традицияләр һәм инновацияләр» дип исемләнгән II Бөтенроссия симпозиумы үткәрәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Симпозиум кысаларында Татарстанның мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре форумы узачак: анда 500дән артык укытучы, Татарстан мөселман мәгарифенең башлангыч, урта һәм югары белем бирү оешмалары җитәкчеләре, шулай ук халыкара ислам мәгариф үзәкләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Ел саен үткәрелә торган форум ислам мәгарифе белән бәйле көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы булып тора. Аерым алганда, форумның беренче көнендә – 22 октябрьдә – мәчет каршындагы курсларда, мәчетләрнең үзләрендә һәм мөхтәсибәтләрдә файдаланыла торган тәҗрибә үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, ә икенче көнне – 23 октябрьдә – фикер алышуда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре катнашачак. Форумда шулай ук дини уку йортлары мөгаллимнәре һәм хезмәткәрләрен, дин әһелләрен һәм җәмәгать эшлеклеләрен бүләкләү көтелә.

Исегезгә төшерәбез, октябрь аеннан Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Быел барлык теләүчеләр өчен бушлай дәресләр Казанның 29 мәчетендә үткәреләчәк. Тулы исемлек белән биредә танышырга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *