Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда «Иң яхшы яшь укытучы» бәйгесе җиңүчесе 500 мең сум алачак

«Югары уку йортларының иң яхшы яшь укытучысы» республика бәйгесенә гаризалар кабул итү 1 октябрьдә башлана. Җиңүче 500 мең сум алачак. Катнашучыларга үз-үзләрен презентацияләп видеоролик ясарга, портфолио әзерләргә, шулай ук сайланган темага лекция уздырырга кирәк була. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина әйтте.

«Лекцияне теләсә кайсы тема буенча уздырырга була. Әйтик, кеше математика укыта ди, ә аның, мәсәлән, медиа яки биология буенча кызыклы нәрсә сөйлисе килә. Безгә яшь мөгаллимнең мәгълүматны ничек җиткерүе һәм үзе сөйләгәннәргә гашыйк иттерә белүе мөһим. Йомгаклар 9 февральдә ясалачак», – дип аңлатты ул.

Бәйгедә беренче урын өчен 500 мең, икенче урын өчен 350, ә өченче урын өчен 250 мең сум каралган. Шулай ук җиңүче Татарстан Рәисенең кадрлар резервына да кертелә.

Узган елда бәйгедә республиканың 25 югары уку йортыннан якынча 200 яшь мөгаллим катнашкан. Җиңүче КФУның молекуляр системалар физикасы кафедрасы доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Дмитрий Иванов булды.

«Элегрәк миңа мондый бәйгеләргә вакыт җитми кебек тоела иде. Тик соңыннан монда яшьләрнең ирекле формада төрле темаларга чыгыш ясаганын күрдем. Бу үзеңне күрсәтү генә түгел, ә күп нәрсә өйрәнү мөмкинлеге дә. Һәр катнашучы – үз эшенең остасы», – диде узган ел җиңүчесе.

Катнашучыларга ул үз-үзең булып калырга һәм мөмкин кадәр ачык булырга киңәш итте. Үз докладыңда теманы аңлату гына түгел, ә энергия бирү дә мөһим, ди ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *