Добавить новость
World News in Tatar
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фатыйх Сибагатуллинның хатыны: Аның белән яшәү рәхәт тә, кыен да иде

Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Халыклар Дуслыгы, «Почет билгесе», «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орденнары кавалеры Фатыйх Сибагатуллин хакында истәлекләр белән аның тормыш иптәше Рәдифә Сибагатуллина да уртаклашты. Бу турыда ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Без Фатыйх Сәүбәнович белән 1998 елның апрель аенда таныштык. Бәхетле яшәдек, 4 бала үстердек. Ул министр булудан китеп, Нурлатка башлык булып килде. Безнең Татарстанда 47 район булса, күрсәткечләр буенча 46нчы соңгы урынга калган Нурлат муниципалитетын җитәкләргә килде. Октябрь районы иде, ул аңарга шәһәр статусы алып – Нурлат каласы ясады. Гел беренчелеккә чыгарды, сәнгатьме, төзелешме, авыл хуҗалыгы дисеңме – Нурлат алдынгы булып китте. Иремне бөтен Татарстан беләдер инде, Россия күләмендәге кеше. Аның белән яшәү рәхәт тә, кыен да булды», – дип хатирәләр белән уртаклашты ул.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе, журналист Гөлназ Шәйхи билгеләвенчә, Фатыйх Сибагатуллинның тормыш юлына багышланган китапка аның хатыны тарафыннан язылган истәлекләр дә кергән. Басма киң катлам укучылар өчен тәгаенләнгән һәм 9 октябрьдә Камал театрында Сибагатуллинны искә алу кичәсе тамашачыларына бүләккә биреләчәк.

«Без иремнең 70 яшен зурлап үткәрергә, китап чыгарырга теләгән идек. Ләкин, 70 яшьлек юбилеен уздыра алмадык, короновирус пандемиясе «чәчәк аткан» вакытка туры килде. Ә 75 яшен күрә алмады. Бу китап нәшер итү дә, хәтер кичәсен оештыру да – аның васыятен үтәгән шикелле. Без аның белән 24 ел бергә яшәдек һәм монда безнең тормышыбыз турында язылган», – диде Рәдифә Сибагатуллина.

  • Фатыйх Сибагатуллин 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. 1996 елдан 2007 елга кадәр Нурлат районы җитәкчесе булып эшли, 2007 елның декабрендә V чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлана. Ул алтынчы (2011 елдан) һәм җиденче чакырылыш (2016 елдан) РФ Дәүләт Думасы составына керә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *